RFE/RL

татарча подкаст

Society TT ↓ 46 episodes

Азатлык / Азат Европа Радиосы - Русия, Үзәк һәм Көнчыгыш Европа, Кавказ, Үзәк Азия, Якын Көнчыгыш һәм Балкан илләренә халыкара хәбәрләр тапшыручы оешма

Author

RFE/RL

Category

Society

Podcast website

www.azatliq.org

Latest episode

Nov 16, 2023

Where to listen?

Podcasts in the app Replaio Radio Coming soon

Podcasts are coming to the app soon. Install now and be the first to see a whole new take on podcasts

Get it on Google Play Install for free Android 5M+ downloads · 4.8 rating iOS soon

Episodes

Төркиядән Әдилә Әхмәтова: "Сагынсам да, бу илдә яратып яшим" 16.11.2023

"Сәлам, син кайда?" подкастының соңгы чыгарылышында Төркиянең Мәрсин шәһәрендә яшәүче җырчы Әдилә Әхмәтова белән сөйләштек. Ул Казанда танылып килгән җырчы, үзенең вокал мәктәбен дә ачып җибәргән иде. Ләкин ул һәм ире Татарстаннан китәргә карар итәләр. "Сагынсам да, Мәрсинне яратам", ди ул.

Дилә, Швейцария: "Балабызның киләчәген кайгыртып киттек" 09.11.2023

"Сәлам, син кайда?" подкастының бишенче чыгарылышында Швейцариянең Лозанна шәһәренә күчеп киткән Дилә белән сөйләштек. Тумышы белән Саба районыннан, ире белән кыз бала үстерәләр. Ирен Швейцария институтларының берсенә эшкә чакырганнар.

Фәнис Фәхретдинов, АКШ: "Сагынганда Илһам Шакировны тыңлыйм" 01.11.2023

"Сәлам, син кайда?" подкастының дүртенче чыгарылышында Татарстанның Мөслим районыннан АКШның Калифорния штатына күченгән Фәниc Фәхретдинов белән сөйләштек. Ул Русиядә эзәрлекләүләргә дучар булганнан соң китәргә карар иткән.

Эльза Нәбиуллина, Германия: "Без монда тынычлык эзләп киттек" 25.10.2023

"Сәлам, син кайда?" подкастының өченче чыгарылышында татар теле укытучысы, тел активисты Эльза Нәбиуллина белән сөйләштек. Ул гаиләсе белән 2022 елда Казаннан башта Төркиянең Мәрсин шәһәренә күчә, әлеге вакытта Германиянең Франкфурт шәһәрендә яши.

Истанбулдан Ләйсән: "Кайтуга өмет итеп яшибез" 18.10.2023

"Сәлам, син кайда?" подкастының икенче чыгарылышында ире артыннан өч баласы белән Татарстаннан Истанбулга күчеп киткән Ләйсән белән сөйләштек. Балалар бу күченүне ничек кичергән, алар хәзер кайда укый, ни өчен Истанбулга килгәннән бирле сыер ите ашый алмыйлар – бу хакта яңа эпизодта тыңлагыз.

Рүзилә Киньябулатова, АКШ: "Үземне һаман сәяхәтче итеп тоям" 11.10.2023

"Сәлам, син кайда?" татарча яңа подкастның беренче чыгыралышында Истанбул белән Лос-Анджелес мөһаҗирләре сөйләшә. Беренче кунак - башкорт теле активисты, җырчы, "Балалар" проекты җитәкчесе Рүзилә Киньябулатова. Ул ире, ике баласы белән ничек Америкага чыгып китүе турында сөйли.

Азатлыкка 70 ел: хәбәрчеләр челтәре һәм журналистика торышы 29.06.2023

Азатлыкка 70 подкастының бишенче эпизодында радионың хәбәрчеләр челтәре, татар журналистикасының бүгенге хәле турында сөйләштек. Илдән эшләүче беренче хәбәрчеләр кемнәр була? Бүген татар журналистикасы ничек үсә ала? Бу хакта Татар-башкорт редакциясе мөхәррире Рим Гыйлфанов (Кәрим Камал) сөйләде.

"Әйдә! Online" проекты: татар теленә ихтыяҗ арта 15.06.2023

Азатлыкка 70 подкастының чираттагы чыгарылышы "Әйдә! Online" татар телен өйрәтүче проект турында. Аңа нигез салучыларның берсе, татар теле дәреслекләре авторы Рашат Якупов белән татар телен өйрәнү ысуллары, телгә ихтыяҗ артуы, тел өйрәтүдәге проблемнар турында сөйләштек.

Азатлыкка 70. Радионың интернетка күчүе 01.06.2023

Азатлыкның 70 еллыгына багышланган подкастның өченче эпизодында Али Гыйлми белән радионың 2000нче еллардагы эше, андагы зур үзгәрешләр, радионың интернетка күчүе турында сөйләштек.

Азатлыкка 70 ел. Салкын сугыш чоры һәм үзгәреш җилләре 18.05.2023

Азатлыкның 70 еллыгына багышланган подкастның икенче эпизодында Салкын сугыш чоры турында сөйләштек. Радио бу вакытта ниләр сөйли, томалаулар кайчан туктатыла, Татарстанның суверенитет алырга омтылышлары ничек яктыртыла. Бу хакта Татар-башкорт редакциясе мөдире Рим Гыйлфанов (Кәрим Камал) сөйли.

Азатлыкка 70 ел. Радионың беренче көннәре 04.05.2023

Азатлык Радиосының 70 еллыгына багышланган подкастларның беренче эпизоды. Татар-башкорт редакциясе мөхәррире Рим Гыйлфанов (Кәрим Камал) белән Аазтлыкның иң беренче көннәре, радио оешуга нигез булган вакыйгалар турында сөйләштек.

Уразаның организмга йогынтысы 20.04.2023

“Милли һәм файдалы” подкастының соңгы эпизоды: Рамазан ае тәмамланган көнне ураза тоту турында сөйләштек. Дин ягыннан түгел, уразаның организмга тәэсире, ихтыяр көче, гомумән ашау культурасы турында нутрициолог Гөлзирә Гаязова белән фикер алыштык.

“Милли һәм файдалы”: сөлек салдыру һәм хиҗама 13.04.2023

“Милли һәм файдалы” подкастының тугызынчы эпизодында соңгы вакытларда киң таралу алган сөлек салдыру һәм хиҗама ясату турында сөйләштек. Нутрициолог Гөлзирә Гаязова әлеге гамәлләрнең файдасы һәм зыяны турында сөйләде.

Кадаклы тактага басу: файдамы, модамы? 06.04.2023

"Милли һәм файдалы" подкастының чираттагы чыгарылышында нутрициолог Гөлзирә Гаязова белән кадаклы тактага басу турында сөйләштек. Аның нинди файдасы бар, әллә чираттагы бер мавыгу гынамы?

Борчулар ни өчен йөзгә чыга 30.03.2023

"Милли һәм файдалы" подкастының чираттагы эпизодында нутрициолог Гөлзирә Гаязова белән тәндәге акупунктур нокталар, массаж турында сөйләштек.

Дигитал ураза файдасы 23.03.2023

"Милли һәм файдалы" подкастының чираттагы эпизодында нутрициолог Гөлзирә Гаязова белән телефон, компьютерсыз торып карауның файдасы, башка төрле көндәлек файдалы гадәтләр турында сөйләштек.

Мунча һәм татарча медитация 16.03.2023

"Милли һәм файдалы" подкастының чираттагы эпизодында нутрициолог Гөлзирә Гаязова белән мунча керү кагыйдәләре, татар телендә медитация, телефон детоксы турында сөйләштек.

Кан анализлары, ак май һәм холестерин 09.03.2023

"Милли һәм файдалы" подкастының чираттагы эпизодында нутрициолог Гөлзирә Гаязова белән организм турында күбрәк ниләр белергә кирәклеген, нинди анализлар бирү мөһимлеге турында сөйләштек.

Хәрәкәт һәм чама 02.03.2023

"Милли һәм файдалы" подкастының өченче чыгарылышыгыда нутрициолог Гөлзирә Гаязова белән ашауда да, хәрәкәттә дә чама турында сөйләштек.

Күпме йокларга, нинди су эчәргә 23.02.2023

"Милли һәм файдалы" подкастының икенче чыгарылышында нутрицолог Гөлзирә Гаязова белән су эчү һәм йокы турында сөйләшбез.

Әбиләребез нәрсә ашаган һәм бүген ничек тукланабыз 16.02.2023

"Милли һәм файдалы" подкастының беренче эпизоды: нутрицолог Гөлзирә Гаязова белән танышу, ата-бабаларның ашау-эчүдәге гадәтләре, бүген без нәрсә ашыйбыз?

Ачлык темасы кермәгән татар әсәре юк диярлек 13.01.2023

Татарча подкастның Идел буенда 100 ел элек булган ачлык фаҗигасенә багышланган сериясенең соңгы эпизодында татар-башкорт әдәбиятында ачлык темасын күтәрү турында сөйләштек. Филология фәннәре кандидаты Айсылу Галиева әлеге тема ачылган әсәрләр белән таныштырды.

Ачлык фаҗигасе вакытында Татарстан һәм Башкортстанга чит илләр ярдәме 05.01.2023

Идел буенда 100 ел элек булган ачлык фаҗигасенә багышланган подкастларның өченче чыгарылышы чит илләр ярдәме турында. Тарихчылар Тәэминә Биктимерова һәм Наил Усманов Америка, Төркия һәм башка илләрнең Татарстан һәм Башкортстанга ярдәме турында сөйләде.

100 ел элек ачлыктан ни өчен башкорт халкы ныграк зыян күргән 22.12.2022

"Татарча подкаст. Ачлык" подкастының икенче чыгарылышы Идел буенда 100 ел элек булган ачлык фаҗигасенең Башкортстанга йогынтысына багышлана. Эпизод Башкортстан тарихчысы Наил Усманов ярдәмендә әзерләнде.

"Урам тулы бетле ачлар". Татарстан 100 ел элек ачлык фаҗигасен ничек кичергән 15.12.2022

1921-1922 елларда Идел буенда котырган ачлык фаҗигасенең Татарстанга йогынтысы ничек булган? Бу хакта тарихчы Тәэминә Биктимерова белән сөйләштек.

Listen to the татарча подкаст podcast in Replaio

Radio and podcasts in one app - free, with no sign-up. Install today and do not miss the launch

Get it on Google Play

Replaio is not a podcast publisher; show names, artwork and audio belong to their authors and are distributed through public RSS feeds.