RFE/RL
татарча подкаст
Азатлык / Азат Европа Радиосы - Русия, Үзәк һәм Көнчыгыш Европа, Кавказ, Үзәк Азия, Якын Көнчыгыш һәм Балкан илләренә халыкара хәбәрләр тапшыручы оешма
Where to listen?
Podcasts in the app Replaio Radio Coming soonPodcasts are coming to the app soon. Install now and be the first to see a whole new take on podcasts
Episodes
Укучылар сайлау алдында: югары уку йортымы, курслар да җитәме 23.06.2022 36:01
Татарча подкастның икенче сезондагы соңгы чыгарылышында мәктәп тәмамлау, һөнәр сайлау, югары уку йортына керү, чит илләрдә уку турында сөйләштек. Әңгәмәдәшләр - Актаныш сәләтле балалар гимназиясе укытучысы Ләйлә Минһаҗева һәм Казан федераль университеты студенты Галиябану Минһаҗи.
Социаль челтәрләрдә киңәш-табыш пабликлары ник популяр 09.06.2022 30:26
Бу чыгарылышта "Монда булган, монда калсын" пабликлары хуҗасы Гөлназ Мөхәммәдиева белән социаль челтәрләрдә киңәш-табыш төркемнәре турында сөйләштек. Ир-хатын, килен-каенана темаларында киңәш бирүчеләр ничек үзгәрә, кешеләрне ниләр кызыксындыра - бу хакта безнең подкастта тыңлагыз.
Нәзифә Кәримова: "Мәскәүдә мин журналист идем, авылда язучы булып яшим" 26.05.2022 38:13
Бүгенге чыгаралышта журналист, язучы, күп еллар Мәскәүдә Азатлык радиосы хәбәрчесе булып эшләгән Нәзифә Кәримова белән сөйләштек. Нәзифә ханымның 75 яшьлек юбилее уңаеннан иҗат, әдәбият, Мәскәүдән Мамадыш районы Арташ авылына кайтып яшәү, авыл кешеләре тормышы турында җылы фикер алышу булды.
9 май арты уйланулары: хәтер көнеме, шау-шулы бәйрәмме 12.05.2022 24:01
Бу чыгаралышта сугышны романтикалаштырып күрсәтү, ватанны ярату төшенчәсен коралга, хәрби көчкә табыну белән алыштыру, мәктәп-балалар бакчалары гына түгел, бу эштә ата-аналарның да теләп катнашулары, гомумән, 9 майның хәтер һәм дога көне булудан күңел ачу бәйрәменә әйләнүе турында сөйләштек.
Туризм: Сочи Төркиядән кыйбатрак, Башкортстанны сораучы юк 28.04.2022 40:50
Ковидтан куркып болай да өч елга якын өйдә яткан халык кайларда ял итә ала? Төркиягә билетлар никадәр артты? Казан һәм Уфадан чит илләргә туры очышлар бармы? Татарстан-Башкортстанда туристик инфраструктураның хәле ничек? Бу хакта Казаннан турагент Айгөл Сафина белән сөйләштек.
"Безнеңчә сөйләшмисең!" Акцент һәм диалекттан оялу киртәсен ничек узарга 14.04.2022 30:55
"Татарча подкаст"ны янә татар телен өйрәнү проблемнарына багышлана. Бу юлы акцент белән яки диалектта сөйләшүчеләрдән көлү турында. Химки шәһәрендә яшәүче Гөлнара Айнетдинова ничек кечкенә чакта татар теленнән күңеле кайтуы һәм 18 яшендә янә аны өйрәнергә тырышуы турында сөйләде. (Тезислар астарак)
Русиядән Көнбатыш киносы китте, нәрсә карарга? 31.03.2022 38:44
Татарча подкастның чираттагы чыгарылышында Оскарда җиңгән кинолар, Русиядән Көнбатыш кино җитештерүчеләрнең китүе һәм милли киноның үсү мөмкинлекләре турында сөйләштек. Төп сорау: киткән фильмнар урынына сыйфатлы фильмнар төшереп буламы, икътисади проблемнар чорында милли кинога акча каламы?
Instagram кулланучы 80 миллион русияле дәүләт кушкан социаль челтәрләргә күчәме 17.03.2022 30:49
14 мартта Роскомнадзор Instagram-ны томалады. Хакимият халыкка Вконтакте һәм Одноклассникага күчәргә тәкъдим итә. Блогерлар аптырашта. Нишләргә? Вконтакте һәм Одноклассники – үткәнгә кайту, Telegram – кайбер блоглар өчен туры килми. “Татарча подкаст”ның чираттагы чыгарылышы шушы темага багышланды.
Сугыш турында сөйләшкәндә туганнар һәм дуслар белән ничек талашып бетмәскә 03.03.2022 27:41
"Татарча подкаст"ның чираттагы чыгарылышында Канададан Алимә Сәләхетдинова белән сугыш темасына балалар, өлкән яшьтәге әти-әниләр белән ничек сөйләшергә, кампа-каршы фикерле туганнар, дуслар белән ничек элемтәләрне саклау турында фикер алыштык. Психологик яктан да ничек үзеңне сакларга дигән сорауга җавап эзләдек.
Тиндермы, Анаеммы: интернетта танышканда ничек алданмаска? 17.02.2022 35:56
"Татарча подкастның" чираттагы чыгарылышында интернетта танышулар турында сөйләштек. Netflix платформасында чыккан Tinder Swindler (Тиндер аферисты) социаль челтәрләрнең татар телле өлешендә дә бәхәсләр уятты.
Мәхәббәт һәм төрмә: тугрылык һәм батырлык тарихы 02.02.2022 27:33
"Татарча подкаст"ның чираттагы чыгарылышында әлеге вакытта изоляторда утыручы активист Лилия Чанышева һәм Алмаз Гатинның мәхәббәт һәм тугрылык тарихы турында сөйләштек. Ирексездән Мөхлисә Буби, Кәрим һәм Заһидә Тинчуриннар язмышлары искә төште.
Пандемия хезмәт базарына нинди йогынты ясады 20.01.2022 43:13
Пандемия хезмәт базарына нинди йогынты ясады? Кемнәр эшләрен югалтты, ә кемнәр өчен, киресенчә, ул үсеш һәм яңа һөнәр үзләштерү елы булды? Бу хакта федераль күчемсез милек ширкәтенең Казандагы бүлеге мөдире Җәмилә Зарипова белән "Татарча подкаст"та сөйләштек.
Яңа ел подкасты: курку һәм чикләүләр белән яшәргә өйрәнеп киләбез 31.12.2021 37:54
"Татарча подкаст"ның 2022 елда беренче чыгарылышында Азатлык радиосы журналистлары Кәрим Камал, Алсу Кормаш, Ландыш Харрасова һәм алып баручы Эльвира Гарипова узган елга йомгаклар ясап, яңа елга максатларны барлады. Сөйләшү эчтәлеген "Күбрәк күрсәт" төймәсенә басып карый аласыз.
Пандемия чикләүләре һәм кеше хокуклары арасында баланс табып буламы? 09.12.2021 37:14
10 декабрь — Халыкара кеше хокуклары көне алдыннан "Татарча подкаст 2"нең чираттагы чыгарылышында пандемия чикләүләренең төп хокукларны бозу-бозмавы турында сөйләштек. Татарстанның атказанган юристы Зөбәйдә Яхина әлеге чикләүләр белән кеше хокуклары арасында баланс табу кирәклегенә шик белдерде.
"Сиңа нәрсә кирәген үзем беләм". Гаиләдә абьюз ничек башлана? 25.11.2021 43:20
25 ноябрь - Хатын-кызларга карата көч куллануны юк итү көнендә "Татарча подкаст"ның чираттагы чыгарылышында гаиләдә хатын-кызларны кыйнау, аларга карата психологик басым турында сөйләштек. Үз тарихын Чаллыдан Гөлшат Сабирова сөйләде. Ул абьюз мөнәсәбәтләрдән китеп, тормышын яңадан кора алган.
Коронавирус вакцинасы: кемгә ышанырга һәм ничек тәвәккәлләргә 11.11.2021 55:18
"Татарча подкаст 2"нең чираттагы чыгарылышы коронавирус вакциналарына багышланды. Журналистлар Эльвира Гарипова һәм Римма Гомәрова нигә кешеләрнең вакциналарга ышанмавы, төрле илләрдә кешеләрнең ничек вакцина ясатырга баруы, пропаганда хаталары һәм вакциналарга бәйле мифлар турында сорауларга җавап эзләде. Моннан тыш, Камал театры артисты Люция Хәмитова үзенең ни өчен вакцина ясатуын, ә тәрҗемәче ...
Мәктәптә буллинг. Аңа каршы ничек көрәшергә? 29.10.2021 41:50
"Татарча подкаст 2"нең чираттагы чыгарылышы мәктәпләрдәге буллинг күренешенә багышланды. Баланың мәктәптә кыерсытылуын ничек аңлап була? Кем ул агрессор? Ник җәмгыять буллинг корбанының газапларына битараф? Алып баручы Эльвира Гарипова, Мәскәүдә яшәүче журналист Римма Гомәрова һәм Казаннан гаилә психологы Самат Хәбибуллин белән шушы һәм башка сорауларга җавап эзләде.
Милләт полициясе, татар снобизмы һәм җанисәп дилеммасы 14.10.2021 37:04
"Татарча подкастның" чираттагы чыгарылышында Русиядә 15 октябрь башланачак җанисәп турында сөйләштек. Халык санын алу алдыннан ни өчен моңарчы йоклап яткан кайбер оешмалар, галимнәр уяна? Син татарча белмисең, ислам динен тотмыйсың һәм башка сыйфатларга туры килмисең, димәк, син татар түгел диюче "милләт полициясе" күпме зыян китерә ала? Татар снобизмы - нәрсә ул? Башкортстанның Илеш районында яшә...
Коронавирус: курку бетте, ә куркынычы бетмәде 30.09.2021 36:31
"Татарча подкаст 2"дә коронавирус һәм аннан курку-курыкмау, вакциналарга ышану-ышанмау турында сөйләштек. Әлеге чир беркая да китмәде, безгә аның белән яшәргә туры килә, әмма ничек яшәргә? Курку хисе югала бара, ә куркыныч бар. Ничек саклыкны югалтмыйча, шул ук вакытта паникага бирелми генә гадәти тормыш алып барырга? Ни өчен Русия халкы вакциналарга ышанмый? Журналистлар Эльвира Гарипова һәм Римм...
Демократик сайлауга өмет бармы? 16.09.2021 35:33
Азатлык радиосы подкастларының икенче сезонын башлый. Аның беренче чыгарылышы сайлауга багышлана. Ни өчен Русия думасы сайлауларына кызыксыну аз, кемнәрне сайлаячакбыз, фиркаләр нәрсә вәгъдә итә, кем ул күзәтүчеләр, аларга ничек ярдәм итеп була, ни өчен намзәтләр арасында хатын-кызлар аз, "Акыллы тавыш бирү" системы Татарстан белән Башкортстанда эшли аламы – шул хакта сөйләштек.
Replaio is not a podcast publisher; show names, artwork and audio belong to their authors and are distributed through public RSS feeds.