Guzel, Elza
Бер генә сәгатькә
"Бер генә сәгатькә" - эмиграциядәге тормыш турында татарча подкаст. Көндәлек тормыш, шәхси тәҗрибә, югалтулар һәм табышлар турында сөйләшәбез. Language: Tatar (tt), Татар теле
N'hésitez pas à visiter le site du podcast et à soutenir son créateur : podcasters.spotify.com
Auteur
Guzel, Elza
Catégorie
Site du podcast
Dernier épisode
27 oct. 2026
Où écouter ?
Les podcasts dans l'appli Replaio Radio Bientôt disponibleLes podcasts arrivent très bientôt dans l'appli. Installe-la dès maintenant et découvre en avant-première une toute nouvelle façon de vivre les podcasts
Épisodes
Ауропа татарлары форумы 27.10.2026 1:13:36
25-27 сентябрь көннәрендә Майндагы Франкфуртта Ауропа татарлары тормышында зур әһәмияткә ия булган беренче Форум узды. Әлеге Форумда 8 илдән 50 дән артык татар активистлары, оешма җитәкчеләре, белгечләр катнашты. Килгән кунаклар белән "Ауропада яшәүче татарларга нинди медиа һәм мәдәни чаралар кирәк?" дигән сөйләшүне подкастның бер чыгарылышы итеп яздырдык - сезгә дә аны тыңларга тәкъди...
Белем алу: ничек, кайчан, кайда? 18.09.2026 1:09:34
🎙2/2 нче чыгарылыш "Белем алу: ничек, кайчан, кайда?" Бу эпизодны без 1 сентябрь яздырдык. Шул уңайдан үзебезнең мәктәп елларын искә төшердек. Күптән көтелгән сөйләшү: Алманияда уку-укыту процессы ничек оештырылган, Татарстаннан аермалы яклар, моңа бәйле хис-тойгылар - бар белгәннәребез белән уртаклашабыз🙏🏻 Безнең телеграм канал Бер генә сәгатькә 🎵Музыкаль бизәлеш өчен Аде...
Җәйге истәлекләрем 04.09.2026 56:50
Дуслар, ниhaять, икенче сезон һәм аның беренче чыгарылышын тәкъдим итәбез🥳 🎙"Җәйге истәлекләрем" дип аталган бу эпизодны без узган җәйге ялларга, уздырган кадерле мизгелләргә, якыннарыбыз белән зарыгып көткән очрашуларга, ел буена җитәрлек көч, илһам биргән сәфәрләргә багышладык. Безнең телеграм канал Бер генә сәгатькә 🎵Музыкаль бизәлеш өчен Аделя Abadeliга рәхмәтләребезне...
Берлиндагы татар театры 06.03.2026 53:50
Татар эмиграциясе тарихында чын вакыйга - 13-14 март көннәрендә Берлинда беренче тапкыр профессиональ сәхнәдә татарча спектакль уйналачак. Артистлар - мәдәниятенә һәм теленә битараф булмаган иҗат сөюче һәвәскәр мөһәҗирләр. Проект кемнәр катнашында , кемнәр ярдәмендә чынга ашырыла, аның әһәмияте нәрсәдә һәм ни өчен теләктәшлек күрсәтү мөһим? - бу чыгарылышны тыңлагач белерсез! Безнең телеграм кана...
Рамазан ае 27.02.2026 50:46
Изге Рамазан ае Алманияда ничек уза, безнең өчен шәхси яктан нинди мәгънәгә ия? Әлеге чыгарылышта без тәҗрибәләребез һәм якты хәтирәләребезне уртаклаштык. Берлин, Казан һәм Мәскәү контекстында мәчетләр, җәмгыять һәм бәйрәм атмосферасы турында да сөйләштек. 🎧 Тыңлагыз, фикерләрегезне комментарийда калдырыгыз: Сезнең өчен Рамазан нәрсә ул? Безнең телеграм канал Бер генә сәгатькә 🎵Музыкаль бизә...
Катнаш никахлар 13.02.2026 1:03:42
Башка милләт вәкиле белән гаилә кору, моңа карата фикерләр, стереотиплар, гореф-гадәтләрнең ярашуы; шулай ук кызыклы да, авыр да мизгелләр турында сөйләшәбез. Безнең телеграм канал Бер генә сәгатькә 🎵Музыкаль бизәлеш өчен Аделя Abadeliга рәхмәтләребезне белдерәбез.
Эмиграция мине ничек үзгәртте 30.01.2026 57:29
Яңа елның беренче чыгарылышын кабул итеп алыгыз, дуслар! Сез ничектер, әмма без үзебез яңа чыгарылышларны бик сагындык🥰 Елны җиңелчә генә темадан башларга булдык (барыбыз өчен дә хәерле)! Яңа илдә тору - безнең көндәлек гадәтләр, күзаллаулар өчен дә үзгәреш һәм тәҗрибә: уңыш артыннан кумау, башкалар белән узышмау, үз-үзеңне сайлау, туган якның кадерле күренешләре, киенү, бала тәрбиясе, медицина,...
Декабрь һәм бәйрәмнәр 19.12.2025 52:16
🎄Бәйрәм чыгарылышын тәкъдим итебәз, дуслар! ❄️ Алманияда декабрь - бәйрәмнәргә бай ай! Кызыклы традицияләр, аермалы яклар, кайсы көнне нәрсә ашарга, Раштуа белән Яңа ел ничек бәйрәм ителә, кем ул Изге Николаус, Раштуа кичендә нинди теләкләр теләргә? Декабрь һәм бәйрәмнәр чыгарылышында шулар хакында сөйләшәбез☃️ Безнең телеграм канал Бер генә сәгатькә 🎵Музыкаль бизәлеш өчен Сәидә Мөхәммәтҗановага...
Эмиграциянең психологик ягы 12.12.2025 41:56
Эмиграция — документлар, чемоданнар гына түгел, ул — зур үзгәреш, югалту, үсеш, һәрнәрсәне яңадан өйрәнү кебек катлаулы процесс. Әлеге чорда үзеңне менталь яктан саклап калу бик мөһим, шуңа күрә бу чыгарылышта безгә психолог, гештальт-терапевт Эльза Сәгъдиева ярдәмгә киләчәк. Эмиграциянең нинди стадияләре була, кеше ничек үзен таба, ни өчен кайберәүләр яңа илдә югалып кала — шул хакта сөйләшәбез....
Татарча контент 28.11.2025 1:00:32
Әлеге чыгарылыш сылтамаларга бик бай. Биредә без татар контенты турында сөйләшәбез һәм татарча яки татарлар/татар теле турында блог, подкаст, канал һ.б. булдыручыларны барлыйбыз. Файдалы булыр дип ышанабыз! 📍Әлеге чыгарылышта искә алынган сылтамалар: Подкастлар: Йорт, Икенче дәүләт теле, Tatar identity, Tatar verse, Кайнатма, Кайный Казан, Сәфәри Дулкын медиа Ачык университет Идел журналы канал...
Тел һәм аралашу 14.11.2025 59:04
Бу чыгарылышта без яңа илдә тел өйрәнү мәшәкатьләре турында сөйләшәбез. Шул ук вакытта үз телеңне куллануны дәвам иттерү, балаларга тапшыру - моңа бәйле килеп туган сораулар, борчулар, табышлар белән уртаклашабыз. Безне тыңлагыз, якыннарыгызга да тыңлатыгыз. Сезнең хуплаулар безне яңа чыгарылышларга илһамландыра🙏🏻 Безнең телеграм каналыбыз Бер генә сәгатькә 📍 Әлеге чыгарылышта искә алынган фа...
Эмиграция һәм дуслык 07.11.2025 54:48
Элеккеге дуслар белән элемтәләрне саклап буламы, шул ук вакытта яңа урында ничек итеп яңа элемтәләр табырга, үз мохитеңне ничек булдырырга? Болар - читкә киткән һәр кешене борчыган сораулар. Бүген шулар турында сөйләшәбез. 📍 Әлеге чыгарылышта искә алынган файдалы сылтамалар: Мүнхендагы Татарча сөйләшү клубы Безнең телеграм каналыбыз Бер генә сәгатькә 🎵Музыкаль бизәлеш өчен Аделя Abadeliга рә...
Эмиграция: күзаллау һәм чынбарлык 31.10.2025 1:00:33
Яңа илгә күченгәнче, без аны ничек дип күз алдына китерә идек, үзебезгә нинди максатлар куя идек һәм чынлыкта ничек килеп чыкты? Көтелмәгән хәлләр, стереотиплар, кечкенә җиңүләр - барысы хакында да әз-әзләп сөйләшәбез һәм, әлбәттә, танышабыз. 📍 Әлеге чыгарылышта искә алынган файдалы сылтамалар: Берлиндагы "Дәртле читек" балалар клубы Татарча комикслар Татар җанлылар өчен онлайн кибет...
Podcasts similaires
Replaio n'est pas éditeur de podcasts ; les noms des émissions, les visuels et l'audio appartiennent à leurs auteurs et sont diffusés via des flux RSS publics